Зәй офыклары

Зәй урамнары тарихы игътибарга лаек

Бу уңайдан без «Урам тарихы» дигән рубрика астында шәһәр-бистәләребез, авылларыбыз урамнары тарихы буенча язмалар бирүне башлыйбыз. Сездән дә язмалар көтеп калабыз.

Мондый язмалар газета укучыларыбызга кызыклы һәм гыйбрәтле булыр, шәт.
Тәүге язмабызны шәһәребезнең тарихи үзәге булган Иске Зәй бистәсендәге Ларионов урамыннан башлыйбыз. Әлеге язма өчен архив материаллары һәм тарихи язмалар, “Зәй энциклопедия-се” кулланылды. Шунысы игътибарга лаек, бу урам “Мәктәп тавы” проекты буенча эшләнгән яр буена барып тоташа. Хәзерге Ларионов урамы бер гасырга якын элек барлыкка килгән. Каеннар үскән урынга янәшә берничә йорт төзелә. Бирегә йорт салучылар урамны Нижние Березники дип атыйлар. Бүген дә әле кайберәүләр әлеге урамны Нижние Березники дип йөртә. Ярты гасыр элек әлеге урам Колхоз урамы дип үзгәртелә. Аның нигә болай үзгәртелүен әлеге урамда яшәүчеләр үзләре дә анык белми. Архив материаллары арасында 1956 елның август аеннан Колхоз урамыннан җир кишәрлеге бирү турында карарлар гына бар. Шул елда чыккан карарларның берсендә “Центрспецстрой” идарәсенә Колхоз урамын дәвам итеп йортлар төзү өчен 2,016 гектар җир кишәрлеге бирергә”, диелгән. 1960 елның мартында Чистай элемтә үзәгенә әлеге урамнан йорт, склад һәм ат абзары төзү өчен 0,8 гектар җир бирергә дигән карар чыккан.
1965 елда сусаклагычтан бераз калкурак урында ашханә, складлар төзелә, Зәй суының дулкынланып, чайкалып торуыннандыр, ашханәгә “Волна” дигән исем бирелә. Әлеге урам Зәй – Чаллы юлында урнашканлыктан, ашханәдән юлаучылар өзелми. Урам төнлә дә машина шавыннан тынмый, ә көндез ашханә тирәсеннән үтеп йөри алмаслык була. Сусаклагыч аша йөрү туктатылгач, урамнан бистәгә, Сарман ягына, якын-тирә авылларга баручы машиналар үтә. Ашханә 1983, 2002 елларда үзгәртеп корыла. Соңгысында евроремонт ясала, анда тантаналар, туйлар уза. Хәзер ашханә урынында азык-төлек кибете эшли. Урам исә яңа йортлар белән төзекләнә, матурлана бара.
1985 елда әлеге урам махсус карар белән якташыбыз, каһарман очучы Григорий Федотович Ларионов исемен мәңгеләштерү максатыннан Ларионов урамы дип үзгәртелә. Кем соң ул Ларионов?
Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов 1905 елда Гүлкин авылында туган. 1928 елдан гомерен армия белән бәйли. Ул артиллерия мәктәбен, хәрби авиация училищесын, хәрби-һава инженериясе академиясен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Гвардия майоры, 7нче авиаполк штурманы Григорий Ларионов очучы-штурмлаучылар группасын Ленинград өчен сугышларга алып бара, Выборг, Фин култыгы өстеннән хәрби очышлар ясата. Кыскасы, якташ 1941-1943 елларда Ленинградны дошманнан саклау-да катнаша. 1943 елның августына дошманның хәрби-диңгез базаларын, корабльләрен бомбага тоту буенча 193 очыш ясый. Хәрби заданиеләрне намус белән һәм үрнәк башкарганы өчен 1944 елның 5 ноябрендә аңа иң югары бүләк - Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң якташыбыз Кишиневта яшәп кала. Ул 1968 елда вафат була.
Шулай итеп, Зәйдә бер урам аның исемен йөртә, Жиңү бульварында исә аңа багышлап бюст урнаштырылды. Ул Ленин, Кызыл байрак, Кызыл Йолдыз орденнарына да ия.
-Каһарман якташыбыз исемен йөрткән урамда яшәвебез белән чиксез горурланабыз, - ди Ларионов урамында яшәүчеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: