Зәй офыклары

Зәй урамнарында кичә Кыш Бабайны очратырга була иде

Зәйлеләр күңелен күтәрер өчен, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Кыш Бабайның туган көненә багышланган акция үткәрделәр.

Кичә - 18 ноябрьдә Зәй шәһәре урамнарында халык Кыш Бабайны очратты.

"Кыш Бабай Зәй шәһәре халкын котларга чанада түгел, ә заманча самокатта килде. Алар бабай белән рәхәтләнеп фотога төштеләр, аңа озын гомер һәм бәхетле Яңа ел теләделәр, - дип сөйләделәр яшьләр эшләре идарәсендә.

18 ноябрь Кыш Бабайның туган көне дип игълан ителде, чөнки бу көнгә бабакайның туган шәһәре - Бөек Устюгта, гадәттә, кар ява һәм минуслы температура тора инде.

Яшьләр эшләре идарәсе фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: