Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы буш тормый: биредә велосипедчылар арасында бәйге оештырылды. Бәйгене яшьләр идарәсе оештырды. Анда 2 яшьтән 26 яшькә кадәр ике дистәдән артык велосипедчы катнашып, 6 бирем үтәде. Аларның иң кызыклысы, мавыктыргычы капчык белән сугыш һәм гер күтәрү булгандыр. Биремнәр нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Иң-иңнәр...
Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы буш тормый: биредә велосипедчылар арасында бәйге оештырылды. Бәйгене яшьләр идарәсе оештырды. Анда 2 яшьтән 26 яшькә кадәр ике дистәдән артык велосипедчы катнашып, 6 бирем үтәде. Аларның иң кызыклысы, мавыктыргычы капчык белән сугыш һәм гер күтәрү булгандыр. Биремнәр нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Иң-иңнәр дип Дмитрий Мельников, Екатерина Рыбакова, Дарья Лопаткина, Андрей Уразайкин, Регина Волкова һәм Владислав Котоловлар табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа