Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй ветераннарын үзешчән артистлар котлыйлар

“Энергетик” Мәдәният сарае артистлары бәйрәмчә бизәлгән машинада ветераннарны өйләренә барып котлый.

Бүген – 8 майда Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын Зәйнең “Энергетик” мәдәният сарае сәнгать әһелләре бәйрәмчә бизәлгән машинада өйләренә барып котлап йөри.

Җиңү машинасына утырып, артистлар ветераннарның өйләре янында бәйрәм концерты куя. Санаулы гына калсалар да, ул ветераннарның һәркайсы безнең өчен хөрмәтле һәм кадерле. Бәйрәм белән котлап әзерләнгән безнең чыгышларыбыз өлкәннәребез күңелен күтәрсә без бик шат, диләр артистлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев