Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй волонтерлары хәйрия акциясе уздырдылар

Волонтерлар тыл хезмәтчәненең тәрәзәләрен юдылар һәм йорт яны территориясен җыештырдылар, ә аннары дөнья яңалыклары турында сөйләшеп утырдылар.

Зәй  “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә волонтерлык эшчәнлеге буенча актив эш алып барыла. Әлеге эшчәнлек Зәй политехник колледжының “Profistail” волонтерлар отряды белән хезмәттәшлек итү турында килешү нигезендә башкарыла. Волонтерлар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга йорт эшләрендә генә түгел, ә психологик яктан да ярдәм итәләр.

 “Profistail” волонтер отряды бу көннәрдә өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче тыл хезмәтчәне Евдоким Миронов янында булды.

Үзәкнең социаль педагогы Елена Куличкова җитәкчелегендә волонтерлар тыл хезмәтчәненең тәрәзәләрен юдылар һәм йорт яны территориясен җыештырдылар, ә аннары дөнья яңалыклары турында сөйләшеп утырдылар.

 Балалар ветеранның сугыш  турында хикәяләрен тыңладылар, фронт җырларын искә төшерделәр. Дәһшәтле сугыш елларын узган Евдоким Романович волонтерларга рәхмәт әйтеп,  балалар белән  очрашуга шатлануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев