Зәй офыклары

Зәй Яңа елга ничек әзерләнә?

Кем генә әкияти бәйрәм Яңа елны көтеп алмый икән?! Зәйне бәйрәмгә ничек әзерлиләр? Бу турыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимовтан кызыксындык. -Быел Зәй бәйрәмгә тагын да матуррак бизәләчәк. Агымдагы ел Парклар һәм скверлар елы буларак. Ринат Фәрдиев исемендәге һәм Мирный бистәсендәге паркларга да чыршылар урнаштырылачак. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта...

Кем генә әкияти бәйрәм Яңа елны көтеп алмый икән?! Зәйне бәйрәмгә ничек әзерлиләр? Бу турыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимовтан кызыксындык.

-Быел Зәй бәйрәмгә тагын да матуррак бизәләчәк. Агымдагы ел Парклар һәм скверлар елы буларак. Ринат Фәрдиев исемендәге һәм Мирный бистәсендәге паркларга да чыршылар урнаштырылачак. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта кардан скульптуралар ясалачак, мәйданчыкта исә урыны-урыны белән төсле утлар янып торачак. Яңа ел чыршылары шулай ук шикәр заводы, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәләре биләмәләрендә, традиция буенча «Энергетик» Мәдәният сарае алдындагы мәйданда урын алачак. Иске Зәй бистәсендә исә урман гүзәле район мәдәният йорты каршындагы мәйданда урнаштыралачак. Һәр оешма-предприятие биләмәсе дә зәйлеләргә бәйрәм рухы бирерлек булачак. Әлеге җәһәттән "Урман әкияте" район конкурсы уздырылачак, аңа 1 декабрьдә старт бирелә. Бәйге сәнәгать предприятиеләре; кулланучылар базары, бюджет оешмалары, мәгариф учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, авыл җирлекләре арасында оештырыла. Аңа нәтиҗәне 20 декабрьдә хакимият вәкилләре, һөнәри рәссамнар, масса күләм мәгълъмат чаралары ясаячак. Беренче урын алучыларга - 10 , икенчегә (ике икенче урын) -7, өченче урынга (өч өченче урын) 5 мең сум акча бүләк ителәчәк.

«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан төп бәйрәм урыны булачак. Биредә күпсанлы концертлар, мавыктыргыч чаралар оештырылачак, зәйлеләргә яңа ел төнен биредә уздыру мөмкинлеге тудырылачак. Быел да биредә кардан композицияләр урын алачак, яшь үзенчәлекләренә карап, өч шугалак, кар лабиринты булачак. Яңа ел чыршысын һәм мәйданны утлар белән бизәүдә үзгәрешләр булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: