Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй янә гөл-чәчәккә күмелә

Яшелләндерүчеләр башлыча петуния, бәрхет чәчәкләре утырту белән мәшгульләр.

"Горзеленхоз" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте  шәһәр-бистәләргә чәчәкләр утырту белән мәшгуль. Агымдагы елда ширкәт чәчәк үсентеләрен грантка откан "Сотка-2" теплицасында үстерде. Яшелләндерүчеләр 9 Май алдыннан Җиңү бульвары һәм Иске Зәйдәге сугышта катнашканнар хөрмәтенә куелган һәйкәл алдына чәчәкләр утыртты. Җиңү бәйрәмендә җете төстәге чәчәкләр күпләрне сокландырды.

Чәчәк утырту эше дәвам итә. Алар Яңа шәһәр боҗрасы тирәсе һәм Җиңү проспекты буйлап чәчәк утырта. Аннан алар шәһәр, Иске Зәй урамнары, Ринат Фәрдиев исемендәге паркта һ.б. биләмәләрдә чәчәк утыртачак.

-Шәһәрдә агымдагы елда  барлыгы 80-85 мең төп чәчәк утыртылачак, шуларның 25 меңе утыртылды инде, - ди шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Татьяна Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев