Зәй офыклары

Зәй янгынчылары ут белән сак эш итәргә чакыра

Язгы җылы көннәр башлану белән муниципаль районда янгын чыгу очраклары арта. Янгын чыгунын ТӨП сәбәбе булып ут белән саксыз эш иту тора. Кипкән улән һам чүп яндырганда нәкъ шушы с-сәбәп аркасында янгыннар чыкты. Урманнарда чыгучы янгыннар турында да әйтеп китәргә кирәк. Урманнарда янгын чыгуда төп сәбәпче булып кеше, аның урманда...

Язгы җылы көннәр башлану белән муниципаль районда янгын чыгу очраклары арта. Янгын чыгунын ТӨП сәбәбе булып ут белән саксыз эш иту тора. Кипкән улән һам чүп яндырганда нәкъ шушы с-сәбәп аркасында янгыннар чыкты. Урманнарда чыгучы янгыннар турында да әйтеп китәргә кирәк. Урманнарда янгын чыгуда төп сәбәпче булып кеше, аның урманда эш һәм ял вакытында ут белән саксыз эш итүе тора. Янгыннар күп очракта ял итү урыннарында, гөмбә һәм җиләк җыйганда, ау вакытында сүндермичә ташланган тәмәке һәм шырпыдан чыга. Аучы мылтыктан аткан вакытта аннан чыккан очкын көйрәп китеп, кипкән улән янарга мемкин. Еш кына урманда пыяла ватыклары, шешәлар аунап ятуына тап булабыз. Эссе көндә пыяла ватыкла​ры, кояш нурларында җылынып, янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Статистика табигатьтә янгыннар чыгу очракларының ял көннәренә - кешеләр табигатькә ял итәргә чыккач - туры килүен курсәтә. Янгын куркынычы зур булган чорда урманга барудан тыелып торыгыз. Бу чорда учак ягарга, сундерелмәгән шырпы, тэәмәке төтеге ташларга, кипкән улән һәм чүп яндырырга ярамый. Әгәр дэ тэртип бозу очрак​лары кузәтелсә, кагыйдә бозучыга карата административ эш кузгатыла һәм ул штрафка тартыла. Штраф куләме: гражданнарга -2000-4000 сум, вазифаи затларга - 15000-30000 сум, юридик затларга 400 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: