Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй янгын сүндерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Район янгын сүндерү хезмәтендә 200гә якын кеше хезмәт куя.

Бүген янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге хезмәт оешуга 372 ел тулды.

 “Янгын сүндерүченең һәркайсы каһарман, алар гомере буе сугышта, һәр минут саен алар үз гомерләрен куркыныч астына куялар”,- дип язган бөек рус язучысы В. Гиляровский. Әлеге хезмәткәрләргә карата моннан да дөресрәк сүзләр табу мөмкин дә түгел.

Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре - иң авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең  берсе. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә.

Бүген Зәйнең 88нче янгын сүндерү часте биләмәсендә һөнәри бәйрәм уңаеннан янгын сүндерү-коткару горнизоны личный составы катнашында бәйрәм тантанасы булды. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.

Разиф Галиевич, янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, хезмәт буенча куелган бурычларны намус белән үтәүче бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгы Мактау грамоталары тапшырса, Эмиль Галеев шулай ук башкарма комитет Рәхмәт хатлары тапшырды.

Искәртеп үтик, янгын сүндерү хезмәтендә районыбызда  200гә якын кеше хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев