Зәй офыклары

Зәй ярминкәсендә “Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары өлкәннәргә ярдәм итте

Бүген "Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Зәйлеләр иртәнге җидедән  ярминкәгә ашыкты. Биредә сөт һәм сөт ризыклары, ит, ярымфабрикатлар, кош ите, тәм-томнар, яшелчәләр һәм башкалар сатылды. Гадәттә, мондый ярминкәләрне өлкән яшьтәгеләр ярата, чөнки азык-төлек ассортименты киң, бәяләр дә кулай.

  • Ярминкәнең үзәк мәйданда узганын ишеткәч, иртүк килергә булдым. Фарш чыгару өчен ит алырга ниятлим, - дип уртаклашты пенсионер  Вәсилә апа Зиннәтова.

«Кайгырту» ирекле волонтерлар хәрәкәте егет-кызлары ярминкәгә килүчеләргә авыр сеткалар төяүдә, сатып алган товарларын  тукталышка яки машина кадәр алып  җиткерергә ярдәм иттеләр. Өлкәннәр мондый кайгыртуны яратып, яшьләргә рәхмәт әйтеп, сәламәтлек теләп, җылы сүзләрен җиткерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: