Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй яшь нәфис сүз осталары арасында бәйге игълан ителә

“Татмедиа” АҖ филиалы “Зәй-информ”, район мәгариф идарәсе, “Күкчәчәк” балалар бакчасы “Җиңү кайтавазы” конкурсында катнашырга чакыра.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы, респбуликабызда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, районыбызда Туган як елы уңаеннан “Татмедиа” АҖ филиалы “Зәй-информ”, район  мәгариф идарәсе,  “Күкчәчәк” балалар бакчасы “Җиңү кайтавазы” конкурсын оештыра.

Яшь нәфис сүз осталарының “Җиңү кайтавазы” муниципаль конкурсы уздыру моннан ике ел элек башланган иде.  Анда  район-шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша. Бәйгене үткәрүнең максаты  мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып-белү, сәнгатьле сөйләмне үстерү, патриотизм һәм Ватанга, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Анда катнашу өчен гаризаларны zainskdou12@mail.ru электрон адресына “Конкурска” дигән тамга белән җибәрергә кирәк. Бәйге ике этапта уздырыла: беренче этап 20 апрельгә кадәр, икенче этап 23-28 апрельдә уза. Җиңүчеләр өч яшь категориясендә билгеләнәчәк. Аларга Дипломнар тапшырылып, чыгышлар “ЗәйТВ” телеканалында күрсәтеләчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев