Зәй офыклары

Зәй яшьләр идарәсе ТАССРның 100 еллыгы уңаенан онлайн чаралар уздырды

ТАССРның туган көне дип 1920 елның 25 июне санала. ТАССРның 100 еллыгы — Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле дата.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Зәй яшьләр эшләре буенча идарәсе интернет челтәрендә социаль челтәрләрдә онлайн-чаралар үткәрде.

Башта Татарстанның иң борынгы шәһәрләренең берсе - Алабуга буенча экскурсия уздырылды. Картиналарда шәһәрнең мәдәнияте һәм истәлекле урыннары күрсәтелде.

Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан милли йөгереш оештырылды.  Ә кызлар һәм егетләр татар телендә шигырьләр укыдылар. Шулай ук “Мин акбур белән рәсем төшерәм” республика акциясенә кушылып, балалар республикабызны асфальтта сурәтләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: