28 июньдә Зәйдә Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу көнне зәйлеләрне кызыклы программалар, төрле сюрпризлар көтә. Бәйрәм көндезге сәгать 3тә авто-мотоузыш белән башлана. Аннан төрле мәйданчыклар эшләячәк. Алар - урам мәдәнияте фестивале: брейк-данс, бит бокс, рок һәм рэп җырлау, "Тормыш - хәрәкәттә" фотокүргәзмәсе, гаилә белән ял итү өчен уен мәйданчыгы, "Твистер"...
28 июньдә Зәйдә Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу көнне зәйлеләрне кызыклы программалар, төрле сюрпризлар көтә.
Бәйрәм көндезге сәгать 3тә авто-мотоузыш белән башлана. Аннан төрле мәйданчыклар эшләячәк. Алар - урам мәдәнияте фестивале: брейк-данс, бит бокс, рок һәм рэп җырлау, "Тормыш - хәрәкәттә" фотокүргәзмәсе, гаилә белән ял итү өчен уен мәйданчыгы, "Твистер" гиганты. Ә кичен конкурслар, дискотека һәм фаер-шоу булачак.
Зәй яшьләре өчен үзебезнең җирле рок-группа, "Шаяннар һәм тапкырлар" клубы, татар эстрадасы йолдызы Ясмин һәм "Акула" төркеме чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа