Зәй офыклары

Зәй яшьләре дә катнашты

14-15 апрельдә башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы яшьләр экологик оешмаларының “ЭКОдулкын” өченче форумы үтте. Чараны Татарстанның “Будет чисто” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары оештырды.

-Форум кысаларында мөһим экология проблемалары тикшерелде, яшьләрне экология проблемаларын хәл итүгә тарту, шулай ук  яңа идеяләр һәм проектлар эшләү өчен тәкъдимнәр тыңланды. Форумда Зәйдән “Будет чисто” хәрәкәтенең Зәй бүлеге активистлары катнашты. Безнең политехник колледжның “Эко-стайл” студентлар командасы экологик мәйданчыкларда чыгыш ясады, ә команданың өч әгъзасы форумны оештыручылар командасында эшләде, - диде Зәй яшьләр иҗтимагый советы рәисе Ростислав Аладышкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: