Зәй офыклары

Зәй яшьләре - дәрәҗәле фестиваль җиңүчеләре

Кичә Казанда эшче яшьләрнең “Наше время-Безнең заман” телевизион республика иҗат фестивале гала-концерты үтте.

Аңа кадәр фестивальнең финалына узучылар арасында җитди иҗат бәйгесе барды. Дүрт көн дәвамында зона этапларында җиңү яулаган, призлы урыннар алган талантлы яшьләр иң-иңнәр булу өчен чын мәгънәсендә көрәш алып барды. Зәй данын күп кенә иҗат коллективлары, аерым башкаручылар яклады.
- Безнекеләр чыгышларның үзенчәлекле һәм тәэсирле булуы белән аерылып торды. Барлык эшче яшьләргә районыбыз данын республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле яклаулары өчен рәхмәт белдерәм, - ди район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Оксана Артюхова.
Нәтиҗәдә”Аккурайд Уилз Руссия “ ҖЧШеннән “Вокал-соло” да Розалия Ханнанова суперфиналда дипломант булды. "Кече форма вокал” номинациясендә мәгариф идарәсенең “Престиж” вокаль ансамбле – III, ә вокаль ансамбле һәм хореография төркеме II урынны алды. ГРЭСның аерым башкаручысы Борис Гришин “Вокал-соло” да – II, ә предприятиенең вокаль ансамбле һәм энергетикларның “Дан минуты” (“Минута славы”) номинациясендә чыгыш ясаучылары I урынны яуладылар.
Гомуми исәп буенча мәгариф идарәсе командасы өченче урынга чыкты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: