Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй яшьләре “Җиңү өчен тест”ын биреп, ВИЧ-статусларын белде

Аларга биш минут эчендә нәтиҗәне хәбәр иттеләр.

Зәйнең “Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары, яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре  «Җиңү өчен тест» акциясендә катнашты. Алар аноним рәвештә тест бирде һәм үз ВИЧ-статусларын белде.

 Әлеге акция 2020 елдан  президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Акция район үзәк дәваханәсе  территориясендә узды. Һәр теләгән кеше ВИЧка түләүсез аноним экспресс-тест үтеп, аның нәтиҗәсе 5 минут дәвамында билгеле булды.

Зәй яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре үз үрнәкләрендә ВИЧ-статусны белү мөһимлеген күрсәттеләр. Катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, социаль әһәмиятле авырулар, шулай ук  ВИЧ-инфекция белән актив көрәшүне дәвам итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев