Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй яшьләре Изге чишмә тирәсен чистартты

Зәйнең “Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары политехник колледжның «Экостайл» командасы белән берлектә Изге чишмә территориясен җыештырдылар.

7 апрельдә экологик икеайлык кысаларында Зәйнең “Кайгырту”  хәрәкәте волонтерлары политехник колледжның «Экостайл» командасы белән берлектә Иске Зәйне урап узу юлында урнашкан Изге чишмә территориясен җыештырдылар.

Изге чишмә – зәйлеләрнең генә түгел, биредән узучы тирә-як шәһәр халкының да  яраткан урыны. Моны чишмәгә су алырга килүче машиналарның күпләп җыелуы да раслый.  Кеше күп йөргәнлектән, чишмә буе еш чүпләнә. Кыштан соң да чишмә территориясе пычранган булып чыкты.

“Без инде  чишмә территориясен беренче тапкыр гына җыештырмыйбыз. Әгәр дә аны тиешле тәртиптә карап тормасак, чишмә буеның ташландык хәлгә калуы да бар. Чишмәләр - ул безнең байлыгыбыз һәм аларны сакларга кирәк”, -ди волонтерлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев