Зәй офыклары

Зәй яшьләре марафонда сыналды

4-5 май көннәрендә Казанда йөгереш марафоны үтте.

Анда Зәйдән “Аккурайд Уилз Руссиа» заводыннан, “Зәй шикәре”еннән, “Ак барс” оешмасыннан, яшьләр эшләре һәм мәгариф идарәләреннән эшче яшьләр катнашты. 20 илдән 25 мең кеше катнашкан марафонда зәйлеләр сынатмады. 42,2 километр араны Николай Карманов белән Дмитрий Артемьев үттеләр, ә 21 километр арада Наталья Федина, Александр Утяганов, 10 километр дистанциядә Рафил Иркашев, Ростислав Аладышкин, Олеся Алексеева йөгерделәр. Калганнар 3 километр араны узды. Яшьләребез марафоннан яхшы тәэсирләр белән кайтты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: