Зәй офыклары

Зәй яшьләре никах көнендә Таҗетдин Ялчыгол скверына килә

Шәһәребезнең сокланып хозурланырлык, горурланырлык урыннары көннән-көн арта бара.Иң мөһиме, аларны яшьләребез үз итә. Бу җәйдә генә үзәк мәчет белән "Космос" яшьләр үзәге арасындагы мәйданда калкып чыккан Таҗетдин Ялчыгол скверы - әнә шундый урыннарның берсе. Ул тарихыбыз белән яшьләребезне кызыксындыруга да, милли-әхлакый тәрбия белән сугарылуга да өндәүче булып тора. Һәр җомга...

Шәһәребезнең сокланып хозурланырлык, горурланырлык урыннары көннән-көн арта бара.Иң мөһиме, аларны яшьләребез үз итә. Бу җәйдә генә үзәк мәчет белән "Космос" яшьләр үзәге арасындагы мәйданда калкып чыккан Таҗетдин Ялчыгол скверы - әнә шундый урыннарның берсе. Ул тарихыбыз белән яшьләребезне кызыксындыруга да, милли-әхлакый тәрбия белән сугарылуга да өндәүче булып тора. Һәр җомга саен биредә чәчләрен-чәчкә бәйләп, никахлы тормыш корырга ниятләгән яшь парларны күрү - шуның ачык мисалы. Бу җомгада да никах туйлары уңаеннан Таҗетдин Ялчыгол һәйкәленә Диләрә Шәйхетдинова белән Айрат Сәхабетдинов килделәр. Иске Зәй бистәсендә туып үскән яшьләр уртак гаилә тормышларын да туган җирләрендә корырга ниятләгәннәр. Никахлы булу көннәрен алар истәлекле урында менә шулай күркәм хәтердә калдырырга карар иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: