Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй яшьләре үзенчәлекле чемпионатта ярышты

Чемпионатта катнашучылар шарга утырып һәм папкалар тотып йөгерү, командадагыларның аякларын бәйләп йөрү һәм башка шаян эстафеталарда катнашты.

Ярышларда төрле оешма, предприятие, компания яшьләреннән торган 11 команда көч сынашты. Бәйгене районда игълан ителгән Туган як елы  кысаларында яшьләр эшләре идарәсе белгечләре оештырды.

 Башка спорт уеннарыннан аермалы буларак, чемпионатта катнашучыларга «Офис гольфы», «Курьер», «Команда имзасы», «Кофе-брейк», «Шпион уеннары», «Карьера үсеше», «Тәҗрибәле сәркатиб» кебек ярышларда осталыкларын күрсәтергә туры килде. Үзенчәлекле ярыш динамикалы, креатив булуы белән тамашачылар, җанатарлар игътибарын яулады.

-“Спортның офис төрләре буенча чемпионат” - ул күңел ачу, гадәти әйберләргә башкача караш, спортның яңа һәм тиз үсеш ала торган төре. Тормышыбызның күп өлешен без кабинетларда, офиста, эштә уздырабыз, шуңа күрә спортның күп кенә офис төрләре белән без инде камилләштек. Бу   ял итүгә юнәлдерелгән күңелле программа, - ди яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.

Ә чемпионат нәтиҗәсенә килгәндә, беренче урынны – ГРЭСның “Энергия-2”, икенче урынны спорт идарәсенең “Ух” командалары яулады, башкарма комитет командасы  өченче урынга чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев