Зәй офыклары

Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре республика ункөнлегенә кушылды

Республика ЮХИДИ идарәсе 10 - 19 февральдә "Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннары" ункөнлеге игълан итте. Аңа Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кушылды. Бу җәяүлеләр белән булган юл һәлакәтләрен кисәтүне, аларны булдырмауны пропагандалауны күздә тота. Статистика буенча зебралардан чыгучы җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләренең 90 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән килеп...

Республика ЮХИДИ идарәсе 10 - 19 февральдә "Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннары" ункөнлеге игълан итте. Аңа Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кушылды. Бу җәяүлеләр белән булган юл һәлакәтләрен кисәтүне, аларны булдырмауны пропагандалауны күздә тота. Статистика буенча зебралардан чыгучы җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләренең 90 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга икән. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.18 маддәсе буенча зебраларда җәяүлегә юл бирмәгән машина йөртүчегә мең ярым сум күләмендә штраф салына. Ел башыннан республикада бу төр кагыйдә бозучы 5247 машина йөртүче теркәлгән. Шуларның 18е - Зәй районы территориясендә кагыйдә бозучы. Бу төр һәлакәтләр кешеләр иминлеге өчен аеруча куркыныч булуы белән билгеләнә, чөнки аларда җәяүле зыян күрә. Агымдагы елда республикада җәяүлене бәрдерү, 117 очрагы билгеле. Аларда 6 кеше үлгән, 120се травма алган. Җәяүлеләр белән бәйле һәлакәтләрнең 47се урамны аркылы чыгу урыннарында булган, нәтиҗәдә 32 кеше яраланган. Зәй районы территориясендә исә гыйнвар һәм февральнең ункөнлегендә җәяүлеләр катнашында 4 юл һәлакәте теркәлгән. Шуның берсе җәяүлеләр юл аркылы чыгу урынында булган. Ункөнлек кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә, оешмаларда очрашулар үткәреп, аңлату эшләре алып бара, җәяүлеләр күп йөри торган урыннар аеруча күзәтүгә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: