Зәй офыклары

Зәй юл инспекторлары ике сәгатьтә биш автобус йөртүчесенә беркетмә төзегән

Зәйдә ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән чираттагы “Тоннель» операциясе барышында 10 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Инспекторлар тикшерүләр барышында төп игътибарны  автобусларга юнәлткән.
- Пассажирлар йөртүче транспорт чараларын катгый күзәтүдә тоту бик мөһим. Төзексез транспорт белән юлга чыгу кешеләр гомеренә куркыныч тудыра, шуңа да без юлларда махсус операцияләр уздырганда автобусларны аеруча җитди тикшерәбез, - ди ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Ике сәгать эчендә инспекторлар 5 автобус йөртүчесенә беркетмә төзегән, ә бер автобус техник төзексез булуы сәбәпле махсус стоянкага куелган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: