Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй юлчылары өчен кызу эш чоры

Җәй - төзелешләр чоры ул. Юлчылар да елның әлеге матур фасылыннан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша.

 

Районыбыздагы юлларның төзеклеген “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы тәэмин итә.
Урамда түзеп тора алмаслык кызу, җил дә исми дигәндәй, ә юлчылар кызу эштә. Юл эшчеләрен әллә каян танып була: кызгылт-сары төс өстенлек иткән костюмнардан, киемнәрендә караңгыда ялтырап торучы элементлар бар. Махсус кием көне буе, кичке сәгатьләрдә ачык һавада эшләүче юл төзүчеләргә куркынычсыз эш шартлары тудыру максатында бирелә.
Агымдагы җәйдә районыбыз юлларында нинди эшләр башкарылуы ту-рында сөйләвен сорап, без “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасовка мөрә-җәгать иттек.
-Бүгенге көндә Зәй УАДы 418,315 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә. Районда юллар салу, ремонтлау буенча берничә программа эшли.
Хәзерге вакытта Җиңү проспектында автомобиль юлын ремонтлау буенча эшләр тулы куәткә бара, җәяүлеләр өчен кичү юллары урнаштырылды, машиналар йөрү өлешенә асфальт җәю эше тәмамланып килә.
Нариманов урамында да зур күләмле эшләр алып барыла. Зәйлеләр биредәге үзгәрешләрне үзләре күреп тора. Әлеге объектта машиналар йөрү өлешен киңәйтү, элемтә һәм канализация челтәрен үзгәртеп кору, тышкы яктылыкны көйләү, коеларны төзекләндерү, хәрәкәт итү өлешендә бүлгеч полосалар урнаштыру, светофор объектларын реконструкцияләү һәм яңаларын кую, җәяүлеләр өчен тротуарлар салу эшләре башкарылды. Шулай ук бүленеш полосасының монолит борт ташларына саклагыч катлам булдыру планлаштырылган. Юлчылар алдында әлеге эшләрне агымдагы елның 20 августына төгәлләү бурычы тора.
Югары Шепкәдә Завод, Яшьләр, Иске Елань авылында Казан, Яңа Спаста Мәктәп, Сарсаз-Багражда Тукай, Иске Зәйдә Пролетар, шәһәрнең Чернов урамында “Торак пунктларының юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы буенча вак таш-ком катнашмасы җәелде.
Ясалма тигезсезлекләр урнаштыру төгәлләнде, алар дүрт урынга куелды. Татар гимназиясе һәм 5нче мәктәп янында периль коймалар урнаштырылды. “Җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре муниципаль программаларын тормышка ашыруга юнәлтелүче эшләр” программасы буенча “Җәяүлеләр кичүе” импульс-лы юл билгеләрен урнаштыру планлаштырыла.
“Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына ремонт” программасы буенча Чаллы-Зәй-Әлмәт, Чаллы-Зәй автомобиль юлында өлешчә ремонт ясалды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев