Зәй офыклары

Зәй юлларында һәлакәтләр килеп чыгу очраклары кими бара

Агымдагы елда Зәй районы юлларында юл һәлакәтләрнең, үткән ел белән чагыштырганда, кимүе күзәтелә. 2015 елның 7 аенда Зәй районы территориясендә 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше үлгән, 42 кеше тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре саны 32,7 процентка кимегән. Аерып әйткәндә, 16 авариягә ким....

Агымдагы елда Зәй районы юлларында юл һәлакәтләрнең, үткән ел белән чагыштырганда, кимүе күзәтелә. 2015 елның 7 аенда Зәй районы территориясендә 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше үлгән, 42 кеше тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре саны 32,7 процентка кимегән. Аерып әйткәндә, 16 авариягә ким. Шул сәбәпле үлүчеләр саны да, яраланучылар саны да бермә-бер ким. Әмма эшләнгән эшләр белән генә канәгатьләнергә ярамый, - ди район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Ленар Сафиуллин. Безгә юллардагы хәвеф-хәтәрне булдырмау өчен тырышырга кирәк. Мәсәлән, быел җәяүлеләр тарафыннан юл кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 7 һәлакәт булды, узган ел исә мондый аварияләр 4әү теркәлде. Бу төр аварияләрне булдырмау өчен аеруча нык эшләү мөһим, чөнки аларда җәяүленең тән җәрәхәте алуы көн кебек ачык. Шуңа да җәяүлеләр арасында аңлату эшләрен алып бару, кат-кат кисәтүләр ясауны активлаштыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: