Зәй офыклары

Зәй юлларында юл-транспорт фаҗигаләре кимеде, әммә тынычланырга иртәрәк

2020 елда Зәйдә юл-транпорт фаҗигаләре 174 очракка кимеде.

Бүген Зәй муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиянең әлеге эшчәнлек буенча бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышы булды.

Аңа комиссия әгъзаларыннан тыш, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре,  транспорт предприятиеләре һәм юлларга хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре чакырылды.

Утырышны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.

Ул кереш сүзендә  муниципаль районда эшчәнлек алып баручы предприятие, оешмаларда  юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча даими мониторинг алып барылуы, комиссиянең  ЮХИДИ бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшләвен, 2020 елда комиссиянең  6 утырышы үткәрелеп, аларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча 60 мәсьәлә тикшерелүен билгеләп үтте.

Узган ел юлларда  булган юл һәлакәтлере, аларга китергән сәбәпләр турында ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2020 елда район юлларында юл -транспорт һәлакәтләренең 642 очрагы булып, 5 кеше һәлак булган, 62 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган. Шунысы игътибарга лаек, һәлакәтләр саны, 2019 ел белән чагыштыршанда,174 очракка  кимегән. Шул ук вакытта, руль артына исерек хәлдә утырган машина йөртүчеләр саны арткан, андыйлар - 187.

Балалар белән бәйле юл-транпорт фаҗигаләренең дә  шактый артуы күзәтелгән. Әмма аларның барысы да машина йөртүчеләр гаебе белән булган. Әлеге күңелсез хәлләрнең ЮХИДИ бүлегенең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе белән мәктәпләрдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә төрле төрдәге 123 чара уздырылуга карамастан  булуы борчу тудыра. Әлеге уңайдан район башлыгы бу эшчәнлекнең нәтиҗәсез булуын билгеләп үтте, нәҗәлелеккә ирешү өчен чаралар формасын үзгәртү, балалар, аларның әти - әниләре белән эшләүдә башка төрле, үтемлерәк алымнар кулланырга чыкырды.

Утырышта эшчәнлекнең барлык юнәлешләре анализланды, аерым алганда, “2020 елда Зәй муниципаль районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын  арттыру турында” муниципаль программа үтәлеше, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча шәһәр-район белем бирү учреждениеләрендә  кисәтү эшчәнлеген оештыру, шәһәр һәм районда  маршрут автобуслары,  мәктәп автобусларында пассажирлар йөртү, шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүгә машина йөртүчеләргә контроль будыру  кебек мәсьәләләр дә тикшерелде.

Район башлыгы агымдагы елда шәһәр - район юлларында хәлне тагын да яхшырту, аварияләрне киметү буенча бурычлар куйды.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: