Зәй офыклары

Зәй юлында авариядә 4 кеше зыян күргән

Юлда дистанция сакламау нәтиҗәсендә кешеләр җәрәхәт алган.

11 мартта 14 сәгать 15 минутта Чаллы-Зәй- Әлмәт юлының Кара-Елга авылы тирәсендә “Рено-Логан” автомобиле йөртүчесе Әлмәттән Зәйгә кайту юлында тиешле  дистанция сакламау нәтиҗәсендә алдан баручы “ВАЗ-111130” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә “Ока” автомобиле юл читенә төшә. Әлеге машинадагы йөртүче һәм 3 пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла, алар барысы да саклык каешларын эләктергән була. “Рено-Логан” автомобиле йөртүчесе - Зәй кешесе.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юлларда кагыйдәләрне үтәп йөрү мөһимлеген искәртә, бигрәк тә язгы юлда бозлавыклы урыннар сагалавын истә тотып, игътибарлы булырга өнди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: