Зәй офыклары

Зәй заводы экономияле эшли

"Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШ сак җитештерү принциплары белән эшләүне гамәлгә кертүне 2006нчы елдан бирле алып бара. Бу уңайдан агымдагы елда гына предприятие хезмәткәрләре экономияле эшләү буенча 474 тәкъдим керткән, шуларның 373е кулланылышка җибәрелгән, 7 ай эчендә 10 кайдзен - проект тормышка ашырылган. Әлеге кайдзен - проектлардан икътисади нәтиҗә алу...

"Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШ сак җитештерү принциплары белән эшләүне гамәлгә кертүне 2006нчы елдан бирле алып бара. Бу уңайдан агымдагы елда гына предприятие хезмәткәрләре экономияле эшләү буенча 474 тәкъдим керткән, шуларның 373е кулланылышка җибәрелгән, 7 ай эчендә 10 кайдзен - проект тормышка ашырылган. Әлеге кайдзен - проектлардан икътисади нәтиҗә алу 8 млн. сум белән билгеләнә. Аларның бер өлеше энергия буенча чыгымнарны оптимизацияләү хисабына 3,8 млн сумлык экономия ясау булса, икенче өлеше металлга китүче чыгымнарны оптимальләштерү хисабына 3,6 млн. сумлык файда китерү булып тора, шулай ук химик материалларга да ясалган экономия дә 0,7 млн. сум. Гомумән ел азагына кадәр предприятиедә экономияле эшләү нәтиҗәсендә 24 млн. сумны янга калдыру планы бар. Шул ук вакытта заводта хезмәткәрләрне социаль яклау дәрәҗәсе дә тиешле урында калуы игътибар үзәгендә. " Татарстан Республикасында хезмәт базарында киеренкелекне киметү максатында халыкның мәшгульлеге буенча өстәмә чараларны тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында 2015 елда заводка дәүләт субсидиясе бирелде, дип белдерә заводның генераль директоры Илья Давыдов. - Әлеге субсидияләр ике төп юнәлешкә бүленде. Аның берсе хезмәткәрләргә вакытлыча эш урыннары оештыру белән бәйле иде. Бу максаттан предприятиедә 85 вакытлыча эш урыны булдырылды. Аларга хезмәт хакы өчен компенсация күләме 4993 мең сум каралды . 7 ай эчендә шуның 3352 мең сумы үзләштерелде. Субсидиянең икенче өлеше хезмәткәрләрнең алдынгы һөнәри белемен арттыруга юнәлтелде. Андыйлар заводта 44 кеше. Каралган субсидия 2872 мең сум белән билгеләнә. Шуның хәзергә 62 мең сумы кулланылды, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: