Зәй офыклары

Зәй үзәк дәваханәсендә булачак медиклар өчен очрашу оештырыла

Зәй үзәк дәваханәсе яшь медицина белгечләрен үзебезгә җәлеп итү максатында, төрле формада актив эшчәнлек алып бара. Бу районда табиб, медицина хезмәткәрләре җитмәү белән бәйле. Әлеге максаттан 7 февральдә дәваханәгә Казан Дәүләт медицина университеты вәкилләре чакырылды. Алар быел мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашып, медицина белгечлеге үзләштерү буенча мәгълүмат бирә. Биредә университетта хәзерге...

Зәй үзәк дәваханәсе яшь медицина белгечләрен үзебезгә җәлеп итү максатында, төрле формада актив эшчәнлек алып бара. Бу районда табиб, медицина хезмәткәрләре җитмәү белән бәйле. Әлеге максаттан 7 февральдә дәваханәгә Казан Дәүләт медицина университеты вәкилләре чакырылды. Алар быел мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашып, медицина белгечлеге үзләштерү буенча мәгълүмат бирә. Биредә университетта хәзерге вакытта белем алучы, Зәй районыннан булган студентлар да катнаша. Киләчәк һөнәрен медицина белән бәйләргә теләгән шәһәр-район мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларын очрашуга 7 февральдә көндезге сәгать 10да көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: