Зәй офыклары

Зәй үзәк китапханәсе Китаплар бүләк итү көнендә балаларга китаплар бүләк итте

14 февраль - Халыкара китаплар бүләк итү көнендә Зәй үзәк балалар китапханәсе коррекция мәктәбенең дүртенче сыйныфына китаплар җыелмасы бүләк итте.

Бу көннең максаты бик гади – кемгә дә булса яхшы китап бүләк итү һәм  башкаларны да шундый ук гамәл кылырга илһамландыру. Яңа китап бүләк итү мәҗбүри түгел, үз  китап киштәңнән, укылган китапны бүләк итәргә дә мөмкин. -Укучылар әкиятләр җыентыкларына һәм «Мин дөньяны өйрәнәм» сериясенең энциклопедияләренә бик шат булдылар. Шулай ук һәрбер балага  “Китаплар бүләк итегез!” мәгълүмати буклетлар да таратылды,- ди китапханәнең балалар эшләре буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова.

Бөек рус язучысы Л.Толстой болай дип әйткән: “Чын йөрәктән эшләнелгән изгелек һәрвакыт синең үзеңә әйләнеп кайта”. Һәм бу чынлап та шулай.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: