Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә X «Библиотөн-2021» Бөтенроссия акциясе узды

Акциядә һәркем үзенә шөгыль табып, уңай эмоция, яңа кызыклы мәгълүмат алды.

23 апрельдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Библиотөн-2021» Бөтенроссия акциясе узды. Ул Фән, технология елы һәм Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан оештырылды. «Библиотөн-2021» акциясе «Китап – йолдызларга юл» шигаре астында оештырылды.
Акция кысаларында бу төнне төрле чаралар оештырылды. Алар - «Космоска очучылар» космоквесты, «Космик мода» дефилесы, тематик күргәзмә, «Могҗиза тудырабыз» иҗат остаханәсе, флешмоб, фотозона һәм «Бәхетле билет» библиолотосы. Аңа 4нче мәктәпнең VII һәм X класс укучылары чакырылды. Укучылар космос һәм космонавтикага бәйле булган иҗат бәйгеләре, конкурсларда катнашты. Алар күңеленә иң охшаганы космоска бәйле булган балчыктан әйбер ясау буенча мастер-класс булды. «Космик мода» дефилесы да кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
Дизайнерлар командасы һәм модельләр тамашачыларга пакет, кулланылышта булган CD-дисклар, фольгалардан җир кешесенеке булмаган костюмнар демонстрацияләде.
Чаралар бик күңелле булды. X класс укучылары «Җир планетасы» космик әкияте күрсәтте. Шул рәвешле «Библиотөн-2021» Бөтенроссия
акциясендә һәркем үзенә шөгыль табып, уңай эмоция, яңа, кызыклы мәгълүмат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев