Зәй офыклары

Зәйдә 2015 ел сезоны кубогына КВН командалары арасында уеннар төгәлләнде

Зәй яшьләр эшләре идарәсе "Энергетик" Мәдәният сараенда 2015 ел сезоны кубогына "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" финал уеннарын уздырды. Анда ел дәвамында уеннарда үзләрен иң оста юморчылар буларак таныткан «Вторая обувь» (2нче мәктәп), «Понабрали» (3нче һәм 6нчы мәктәп җыелма командалары), «Без татарлар» (татар гимназиясе), «Семь с хвостиком» (7нче мәктәп) командалары шаянлыкта,...

Зәй яшьләр эшләре идарәсе "Энергетик" Мәдәният сараенда 2015 ел сезоны кубогына "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" финал уеннарын уздырды. Анда ел дәвамында уеннарда үзләрен иң оста юморчылар буларак таныткан «Вторая обувь» (2нче мәктәп), «Понабрали» (3нче һәм 6нчы мәктәп җыелма командалары), «Без татарлар» (татар гимназиясе), «Семь с хвостиком» (7нче мәктәп) командалары шаянлыкта, тапкырлыкта сыный. Ә политехник колледжның «Дэнс мьюзик стайл» командасы уеннар кунагы буларак катнашты.

Мәртәбәле жюри командаларның башкару осталыгына, сәхнәдә үз-үзен тотышларына, артистизм, тематика буенча чыгышларга, иҗади якын килүгә, оригинальлеккә, декорация, костюмнарга бәя бирде.

Башта һәр команда "Тиздән - җәй" исеме астында разминка ясады, аннан соң "Ура, каникуллар!" баш астында өй эшен күрсәтте. Соңыннан уен традицион музыкаль номер белән төгәлләнде.

Тамаша залы үз командасы өчен җан атарга килгән укучылар белән шыгрым тулы иде. Аларның да теге яки бу командага карата язылган төрле плакатлар белән иҗади әзерләнеп килүе, "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уеннарының яшьләребезне җәлеп итүе турында сөйли.

Ә нәтиҗәләргә килгәндә, уеннар өчен сезон дәвамында 51,6 балл җыйган 2нче мәктәп командасы җиңүче булды. Икенчедә - 7нче мәктәп (54,4 балл), өченчедә 3нче һәм 6нчы мәктәпләр җыелма командалары (19,5). Җиңүче "Вторая обувь" егет-кызлары кубокка ия булды һәм кинотеатрга бушлай керү мөмкинлеге бирелә. Ә икенче һәм өченче урын ияләре боулингта бушлаө уйначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: