Зәй офыклары

Зәйдә 2015 елга йомгак яңа форматта ясалды (Фоторепортаж)

Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда үтеп баручы елга йомгак ясау зур шоу-тамаша белән үзенчәлекле билгеләп үтелде. Район башлыгы Разиф Кәримов 2015 елда башкарылган зур күмәк эшләргә тукталды, алдагы планнарны бәян итте. - Районда 11 ай эчендә җитештерелгән продукция күләме 26,2 миллиард сумны тәшкил итте. Бу аннан алданы елның шушы чорына караганда...

Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда үтеп баручы елга йомгак ясау зур шоу-тамаша белән үзенчәлекле билгеләп үтелде. Район башлыгы Разиф Кәримов 2015 елда башкарылган зур күмәк эшләргә тукталды, алдагы планнарны бәян итте. - Районда 11 ай эчендә җитештерелгән продукция күләме 26,2 миллиард сумны тәшкил итте. Бу аннан алданы елның шушы чорына караганда 10 % ка артык. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә быелгы ел уңышы өчен зур көч куйды. Нәтиҗәдә без республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамладык. Барлыгы 108 мең тонна бөртеклеләр җыйналып, уртача уңыш гектарыннан 27 центнерны тәшкил итте. 2015 елда чөгендер уңышын җыйнау буенча да без республикада беренче урын алдык. Күп кенә социаль объектлар яңарды, зур төзелеш эшләре башкарылды. Ирешелгәннәрнең барысы да күмәк, бердәм, тырыш хезмәт нәтиҗәсе, рәхмәт барыгызга да, - диде ул зәйлеләргә мөрәҗәгать, алдагы елга уңышлар теләде. Ә искиткеч шоу-тамаша районыбызның сәнгать әһелләре, төрле спорт, иҗади түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар көче белән әзерләнгән иде. Яңа форматта әзерләнгән тамашадан һәр тамашачы Яңа ел бәйрәме рухын тагын да көчәйтеп, күтәренке кәеф алып китте. Биредә үк тантаналы төстә районда игълан ителгән "Ел кешесе" һәм Яңа елга биләмәләрне бизәү буенча "Кышкы әкият" конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде. "Ел җитәкчесе" - "Зәй шикәре" ААҖ генераль директоры Шамил Минһаҗев, "Ел иганәчесе"- "СМП-Нефтегаз" ААҖ җитәкчесе Олег Шабалин "Авыл хуҗалыгы тармагында ел предприятиесе" - «Восток» агрофирмасы "Ел эшмәкәре" - "Апрель" ҖЧШ җитәкчесе АйбулатТаҗиев "Ата. Атасыныңисеме. Ватан" номинациясендә ел кешесе" - "ФОРПОСТ" җитәкчесе Алексей Алексеев "Ел спортчысы" номинациясендә ел кешесе" - көрәш буенча ТР чемпионы, билбау көрәше буенча Россия чемпионы Радик Сәлахов. Башкарма комитет җитәкчесе карары белән Яңа ел бәйрәме атмосферасы тудыру, шул уңайдан территорияләрнең архитектур йөзен, төзеклеген тагын да яхшырту өчен бизәүне максат итеп куйган "Кышкы әкият" конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр берничә категориядә билгеләнде. Сәнәгать предприятиеләре арасында I урынны - ГРЭС, II - "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ, "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе" ҖЧШ, III урынны шикәр заводы, "ТатЭК" ЯАҖ, "Теплосервис" ширкәте алды. Кулланучылар базарында урыннар аерым билгеләнде һәм I урын - "Никлипс" сәүдә йортына, II - базар, "Сәламәтлек комбинаты" учреждениесе, III урын "Апрель" сәүдә йортына бирелде. Бюджет сферасы оешмалары, учреждениеләре арасында I урынга - "Яшьлек" боз сарае, II - балалар иҗат йорты, балалар музыка мәктәбе, III урынга Иске Зәйбистәсе яшьләрүзәге, "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, үзәк китапханәләр системасы лаек дип табылды. Мәгариф учреждениеләре арасында урыннар аерым билгеләнеп, I урын - 2нче мәктәпкә, II - 4нче мәктәпһәм "Кыңгыраучәчәк" балалар бакчасына, III урын 3нче мәктәп һәм "Каенкай", "Кояшкай" балалар бакчаларына бирелде. Авыл җирлекләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында - Баграж, II - Чыбыклы, ЮгарыШепкә, IIIурында - Сәвәләй, Аксар, Бохарай авыл җирлекләре. "Техно заводы" ҖЧШ, "Тимер"-металл корылмалар заводы" АҖ, почта, район электр челтәрләре, шәһәр һәм район мәдәният йортлары, татар гимназиясе, 6нчы, 7нче мәктәпләр башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Соңыннан тамашачылар хозурына Татарстанның эстрада артистлары Марат белән Артур дуэты чыгышы тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: