Зәй офыклары

Зәйдә 2016 елга район бюджеты проектын беренче укылышта тикшерделәр

Бүген Зәй район Советының чираттагы утырышында депутатлар 2016 елга район бюджеты проектын беренче укылышта тикшерделәр. Бюджетны карауга керешкәнче муниципаль районның 2016-2018 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Павел Байрашев чыгыш ясады. Аннан күренгәнчә, тулаем территориаль продукт 2016...

Бүген Зәй район Советының чираттагы утырышында депутатлар 2016 елга район бюджеты проектын беренче укылышта тикшерделәр. Бюджетны карауга керешкәнче муниципаль районның 2016-2018 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Павел Байрашев чыгыш ясады. Аннан күренгәнчә, тулаем территориаль продукт 2016 елда - 33,5 миллиард , 2017 елда - 36,5 миллиард, 2018 елда 39,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Быелның тугыз ае нәтиҗәләре буенча шәһәр-районда уртача хезмәт хакы 26200 сум тәшкил итә. Бу узган елга карата 6,7 процентка артык. Киләчәктә уртача хезмәт хакы ел саен 5-6 процентка артып, 2018 елда кимендә 30700 сум булыр дип фаразлана.

Башка еллардан аермалы буларак, район бюджеты өч елга түгел, ә бер елга кабул ителә. 2016 елга бюджетның салым керемнәре -356,8 миллион, салым булмаган керемнәр 29097,0 мең сум булыр дип көтелә. Бюджет тулаем керемнәр һәм чыгымнар буенча 1025,3 миллион сум тәшкил итәчәк. Бюджет берничә укылышта тикшерелгәннән соң кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: