Зәй офыклары

Зәйдә 235 машина йөртүченең түләнмәгән штрафлары 10 мең сумнан артып киткән

Бурычларын вакытында түләмәүчеләргә киләсе елдан таләпләр тагын да катгыйлана. ЮХИДИ юнәлеше буенча бурычлыларга килгәндә, Зәй районында 2015 елда кагыйдә бозган өчен штрафларны үз вакытында түләмәгән 412 машина йөртүчегә инспекторлар беркетмә төзегән. Суд аша шуларның 271енә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынган, ә калганнарының штрафлары икеләтә арткан. Бүген районда штрафлары 10...

Бурычларын вакытында түләмәүчеләргә киләсе елдан таләпләр тагын да катгыйлана. ЮХИДИ юнәлеше буенча бурычлыларга килгәндә, Зәй районында 2015 елда кагыйдә бозган өчен штрафларны үз вакытында түләмәгән 412 машина йөртүчегә инспекторлар беркетмә төзегән. Суд аша шуларның 271енә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынган, ә калганнарының штрафлары икеләтә арткан. Бүген районда штрафлары 10 мең сумнан арткан 235 машина йөртүче бар дип, хәбәр итә инспекторлар. Киләсе елның 15 гыйнварена кадәр алар аны түләмәсә, машина йөртү хокукыннан бурычларын түләгәнчегә кадәр мәхрүм ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: