Зәй офыклары

Зәйдә 4нче микрорайонны зурайту планы бар

Зәйдә 4нче микрорайонда яңа йортлар, балалар учреждениеләре төзү планы бар.

-«Башта 4нче микрорайонда  биш катлы 12 күпфатирлы йорт, ике балалар бакчасы һәм мәктәп  төзү планлаштырылган иде. Әлеге планны гамәлгә ашыру халык ихтыяҗыннан торачак, - ди архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәйсә Исламова.

Бүгенге көндә әлеге микрорайонда социаль ипотека программасы буенча 24 фатирлы йорт төзү эше бара. Әлеге йорт агымдагы елның  август аенда төзелеп бетәр дип планлаштырыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: