Зәйдә 2017 елда район-шәһәр мәдәният учреждениеләрендә барлыгы 6936 (бу бер клубка 130 чара дигән сүз) мәдәни чара уздырылган, шуның 2878е - 14 яшькә кадәр булган балалар өчен.
Районда исә 509 кызыксыну клубы эшчәнлек алып бара, аларга 7791 кеше тартылган. 12 үзешчән коллектив эшли, узган ел шуларның өчесе – “Палан”, “Җиләк, “Җәүһәр” халык коллективлары мактаулы исемен алдылар.