Зәй офыклары

Зәйдә 65 яшьтән өлкәннәрне дәваханәгә махсус машинада алып киләләр

Зәй муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен районның медицина оешмаларына алып килү дәвам итә.

Өлкәннәрне дәваханәгә Зәй "Радость" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге тарафыннан "Демография" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта алып килү оештырыла.
9 гыйнвардан башлап 55 өлкән яшьтәге кеше медицина тикшерүен узды инде, тагын 75 кеше агымдагы ай ахырына кадәр узачак.  2020 елның беренче  кварталында барлыгы 424 пенсионерны диспансерлаштыруга алып килү  планлаштырыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: