Зәй офыклары

Зәйдә 78 ел элек сугыш башланган көнне митинг белән искә алалар

Моннан 78 ел элек нәкъ менә шушы көндә -22 июньдә илебез өчен иң авыр чор-Бөек Ватан сугышы башланган.

 Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге, 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Зәйдә аны елдагыча Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршындагы мәңгелек ут янында митинг белән билгеләп үтәләр. Чәчәкләр салып, ил азатлыгы өчен шәһит киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алу иртәнге сәгать 10да башлана.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: