Зәй офыклары

Зәйдә 93 яшьлек ветеран китабын тәкъдим иттеләр

​​​​​​​Агымдагы ел Зәйдә Мәдәният елы шигаре астында уза. Бу уңайдан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә язучылар белән кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар оештырыла. Мондый очрашулар Айгөл Әхмәтгалиева, Рабит Батулла, Никифор Тукмачев, Роберт Миңнуллин белән оештырылды инде. Бу көннәрдә биредә шундый очрашуларның чираттагысы 93 яшьлек сугыш ветераны Александр  Малов белән булды.

Китап укучылар белән тулы залда республикада үткен каләмле журналист һәм нефть өлкәсендә белемле экономист буларак танылган Александр Михайлович Маловның “Нәселемә илтүче юл” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Язучы ветеран белән очрашу күпләрдә кызыксыну уятты.

– Без - китапханәчеләр өчен китаплар пропагандалау - мөһим эш. Мондый очрашулар һәм чараларны укучылар көтеп ала. Аралашканнан, күзгә-күз карашып сөйләшкәннән соң әлеге автор басмаларын укучылар яратып укый, - диде китапханә директоры  Сәрия Батршина. 

Александр Михайлович 1926 елда Кайбыч районының Мәлки авылында ишле балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе кечкенәдән аны  эш сөяргә өйрәтеп үстерә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була. Башта туган як басуларында ашлык үстерешә, аннары аны танкистлыкка укырга җибәрәләр. Танкист егет сугышта Берлинга кадәр килеп җитә: Рейхстаг диварына үз исемен язып куя. Ул бу имзаны үз исеменнән генә түгел, яу кырында ятып калган, гомерләре бәрабәренә шушы көнне якынайткан яшьтәшләре, чордашлары исеменнән дә куя.
-Сугыш минем өчен Берлинда түгел, Прагада тәмамланды. Миңа  солдат   киемен 1949 елда гына  алмаштырырга туры килде. Мин - яшь фронтовикны комсомол райкомына исәпкә басарга килгәч,  үзләренә эшкә алып калдылар. Урта мәктәпне тәмамлап, аттестат алырга да өлгердем, - дип хатирәләре белән бүлеште ветеран.  
 Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының журналистика факультетында укый. Аны  уңышлы тәмамлап, республикабызның төрле матбугат органнарында - «Сталинское знамя», «Комсомолец Татарстана», «Советская Татария», Татарстан Министрлар Советы каршындагы радиокомитетта иҗтимагый сәяси тапшырулар редакциясендә эшли, соңрак «Коммунист Татарии» журналында икътисад бүлеген җитәкли. Иҗат эше белән дә шөгыльләнә ул.

“Батырлык өчен” медале, Дан ордены кавалеры һәм башка күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек Александр Михайлович иҗатының төп темасының берсе - сугыш һәм сугышчылар, икенчесе исә кара алтын чыгаручы нефтьчеләр турында. Ул - алар турында гади очерк-зарисовкалар гына түгел, ә утызлап фәнни хезмәт тә язган кеше.

-Үзе күргән, үзе белгәнне язганга,  аның күпсанлы китаплары киштәләрдә тузан җыеп ятмый, үз укучысын тиз таба, - диде Сәрия Миннегалиевна.


“Аяклы” тарихчы   Александр Маловның  төз гәүдәле, аек фикерле булуы күпләрне сокландырды.

– Зәйгә мин битараф түгел, чөнки мин үзем Мәлки керәшене, ә биредә керәшеннәр күп яши. Китабым да минем керәшен этносы, туган районым, туган авылым, гаиләм барлыкка килү тарихы турында, минем геннар бик яхшы, бабам 102 яшенә кадәр яшәде. Сугыш чорыннан ук үпкәмнең бер өлеше юк. Гомер буе тәмәке дә тартмадым. Әле хәзер дә иртән җәяүләп, һава суларга чыгам. Әлеге китабымны сугыш кырында ятып калганнар алдында бурычым дип саныйм , -диде автор.

Авторга укучыларның сораулары күп булды.”Җиләк” керәшен ансамбле чыгышы кичәгә үзенчәлек өстәде.


Китапханә директоры әйтүенчә, ел дәвамында укучыларны тагын шундый кызыклы очрашулар көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: