Зәй офыклары

Зәйдә алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручыларга каршы көрәш алып барыла

Бүген – 27 октябрьдә үткәрелгән рейд вакытында транспорт белән алкоголь кулланган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган.

“Бүген Зәйдә ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче затларны ачыклау буенча рейд үткәрделәр. Исерек хәлдә руль артына утыруның шофер һәм аның янәшәсендә булган кешеләр өчен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен дә куркыныч булуын барлык кешеләрнең дә аңлап җиткермәве бик аяныч”, – дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.
Рейд вакытында транспорт белән алкоголь кулланган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган. Ә бер машина йөртүче теркәлмәгән транспорт белән юлга чыккан, ике машинада иминлек каешы эләктерелмәгән, 4 йөртүченең иминият полисы булмавы ачыкланган. Дәүләт номерларын кую таләпләрен бозган, юл билгеләре таләпләрен үтәмәгән, төзек булмаган транспорт белән юлга чыккан машина йөртүчеләргә карата да беркетмә төзелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: