Зәй полиция хезмәткәрләре алкоголь кулланучыларга каршы көрәшкә җитди игътибар бирә. Узган атнада - 14 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерүләр барышында 30 яшьлек Казахстан кешесен машинасында 96 шешә спиртлы эчемлек белән тоткарлый. Тикшерү өчен эш дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама бүлегенә җибәрелгән. Ә 17 гыйнварда "Орион-2" кибете сатучысы яшүсмергә сыра саткан өчен...
Зәй полиция хезмәткәрләре алкоголь кулланучыларга каршы көрәшкә җитди игътибар бирә. Узган атнада - 14 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерүләр барышында 30 яшьлек Казахстан кешесен машинасында 96 шешә спиртлы эчемлек белән тоткарлый. Тикшерү өчен эш дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама бүлегенә җибәрелгән. Ә 17 гыйнварда "Орион-2" кибете сатучысы яшүсмергә сыра саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган. Бер атна эчендә шәһәр урамнарында салган хәлдә йөрүче, үз аягында өенә кайтарлык дәрәҗәдә булмаган 11 кешене тәртип сагы хезмәткәрләре айныткычка илткән. 3 машина йөртүче алкоголь кулланган килеш руль артына утырган өчен тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев