Зәй офыклары

Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлының 125нче километрында яңа кичү ачылды (Фоторепортаж)

Зәйдә үтеп баручы ел зур төзелеш эшләре белән билгеләнә. Шуларның берсе һәм иң мөһиме - шәһәр яныннан үтүче, Алнаш-Бөгелмә тимер юлының 126 километрында транспорт чараларына тоткарлыксыз үтү мөмкинлеге бирүче зур күпер төзелеше башлану. Моның өчен район җитәкчелегенә иң беренче чиратта әлеге тимер юл кичүен транспорт агымыннан бушату, зәйлеләргә дә, Зәй...

Зәйдә үтеп баручы ел зур төзелеш эшләре белән билгеләнә. Шуларның берсе һәм иң мөһиме - шәһәр яныннан үтүче, Алнаш-Бөгелмә тимер юлының 126 километрында транспорт чараларына тоткарлыксыз үтү мөмкинлеге бирүче зур күпер төзелеше башлану. Моның өчен район җитәкчелегенә иң беренче чиратта әлеге тимер юл кичүен транспорт агымыннан бушату, зәйлеләргә дә, Зәй аша үтеп йөрүчеләргә дә уңайлы шартлар тудыру ихтыяҗы килеп басты. Бу мәсьәләне Алнаш-Бөгелмә тимер юлының 125 км. да бөтен таләпләргә җавап биргән яңа тимер юл кичүе ачу аша хәл итү карары кабул ителде. Бүген исә тимер юлның 125 км.дагы төзекләндерелгән кичү тантаналы төстә ачылып, аннан беренче машиналар узды.

Тимер юл аша чыгу өчен заманча мөмкинлекләр тудырылу турындагы хыяллар зәйлеләрдә генә түгел, инде шактый гомер күрше-тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дә татлы хыялы булып яшәде. Берничә ел дәвамында тимер юл кичүен төзү планга куелып килсә дә, ул төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде һәм менә ниһаять 2015 елда район башлыгы Разиф Кәримовның тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика җитәкчелеге тарафыннан зур күпер төзелешенә фатыйха бирелде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә агымдагы елның 10нчы июлендә тимер юл аша күпер төзелеше эше башланды. Әлеге күптән көтелгән күпер өчен республика бюджетыннан 760 млн. сум средстволар җәлеп ителә.

Иң беренче чиратта тимер юл аша кичүне бүтән урыннан Алнаш - Бөгелмә тимер юлының 125 км. нан ачу өчен юлларны тәртипкә китерү, тимер юл кичүе өчен кирәкле булган җиһазларны кайтарту мәшәкате килеп туды. "Татнефтедор" ҖЧШ Зәй автомобиль юллары идарәсе тарафыннан яңа тимер ул кичүенә илтүче 1,7 км. арада юл реконструкцияләнде, Генераль подрядчы « Күперләр" АҖ тарафыннан шәһәрнең икмәк кабул итү бистәсендәге әйләнгеч юлны тәртипкә китерү, тротуарлар ясау, яктырткычлар кую буенча 88 млн. сумлык эш башкарылды, " Транссервис ЛТД" субподрядчы оешмасы тимер юл кичүе өчен кирәкле җиһазларны урнаштырды, Объездной һәм Промышленная урамнарына "ФорсМегастрой" оешмасы яктырткычлар куйды. Күрәсез зур күпер төзелеше дип әйтергә генә җиңел, ә эш-мәшәкатьнең исәбе-хисабы юк.

- Без Алнаш-Бөгелмә тимер юлының 125 км. да шәһәрне әйләнеп үтү мөмкинлеге бирүче тимер юл кичүен ачабыз. Әлеге тимер юл кичүе, яңа зур күпер булганчыга кадәр Зәй аша транспорт чараларының төп үтеп йөрү урыны булачак. Тарихка күз салсак ГРЭС төзелгәннән бирле тимер юл аша зур күпер салу хыялы яшәде зәйлеләрдә, ә бүген катлаулы икътисади заманга да карамастан Зәебездә зур төзелеш эше башланды. Моның өчен без беренче чиратта Разиф Галиевичка, республикабыз Президентына рәхмәтле. Быелга планга куелган төзелеш эше тиешле күләмдә инде башкарылды, бүген барлык эшләнәсе эшләрнең 32% төгәлләнде, бу 245 млн. сумлык төзелеш эшләре белән бәяләнә. Билгеле булганча, күпер төзелеше өчен республика Президенты соравы белән алдан әзерләнгән проектта каралган сумманы киметү хәл ителде. Аңа нигездә үзебезнең предприятие-оешмалар хисабыннан барлык коммуникацияләрне алу аша ирешелде. Моның өчен без ГРЭС, "Зәй су каналы", "Таттелеком", "Челтәр компаниясе" филиалы, "ТатАИСнефть", "Зәй шикәре" предприятиеләренә рәхмәтлебез, ә төзүчеләребезгә алга таба да сыйфатлы хезмәт телибез, - диде район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев тантаналы төстә яңа тимер юл кичүен ачу барышында. Ул тырыш хезмәтләре белән аерылган төзүчеләр : Сергей Краснов ( "Татнефтедор" Зәй филиалы), Алинур Шаяхмәтов ( ФорсДорСвет" оешмасы), Василий Бобров ( " Транссервис ЛТД" ), Сергей Глущенко ( " Транссервис ЛТД" ) , Борис Шугулевка ( Татнефтедор" ның Зәй филиалы) район башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: