Зәй офыклары

Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлының район территориясеннән үтүче тимер юл кичүе проекты буенча киңәшмә узды

Бүген Зәйдә республикада билгеле тимер юл кичүен заманча төзекләндерү белән бәйле эре проектка кагылган киңәшмә үтте. Анда зур төзелеш эшенең проекты, эш башлангач килеп туачак мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. - Без республика Президенты тәкъдиме буенча Алнаш-Бөгелмә тимер юлының Зәйдәге тимер юл кичүен заманча уңай шартлар тудырып ясауны, үзебезнең предприятиеләр көче...

Бүген Зәйдә республикада билгеле тимер юл кичүен заманча төзекләндерү белән бәйле эре проектка кагылган киңәшмә үтте. Анда зур төзелеш эшенең проекты, эш башлангач килеп туачак мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.

- Без республика Президенты тәкъдиме буенча Алнаш-Бөгелмә тимер юлының Зәйдәге тимер юл кичүен заманча уңай шартлар тудырып ясауны, үзебезнең предприятиеләр көче белән төрле коммуникацияләрне әлеге урыннан алу хисабына проектны очсызландыра алдык. Хәзер проект 759 миллион сум белән бәяләнә. Якын киләчәктә төзекләндерү эшләрен башлау өчен беренче чиратта әлеге урыннан электр, су һәм башка коммуникацияләр челтәрләре билгеле бер тәртиптә үзебезнең предприятиеләр көче белән алына башлаячак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.

Киңәшмәдә август башларында тимер юл кичүе проекты белән зәйлеләрне таныштыру максатында ачык тыңлаулар үткәрү кирәклеге дә ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: