Зәй офыклары

Зәйдә юл буендагы кафены суд карары белән вакытлыча яптылар

Зәйдә юл буе кафесын керү юлы җиһазландырылмаган һәм юл билгеләре булмаган өчен япканнар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

"Алтын үгезбозау» кафесын тикшергән вакытта прокуратура бина территориясенә автомобильләр керү һәм чыгу өчен полосалар җиһазландырылмавын, шулай ук мәгълүмати һәм кисәтү юл билгеләре булмавын ачыклаган.

Хуҗадан хокук бозуларны бетерүне таләп итәләр. Тик хуҗа кеше белгечләр фикере белән килешми һәм ТР Арбитраж судына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, суд прокурор таләпләрен законлы дип тапкан.

Кафе хуҗасы таләпләрне үтәү буенча берни эшләмәгәнлектән, күзәтчелек ведомствосы Зәй шәһәре судына мөрәҗәгать иткән. Суд кимчелекләрне бетергәнче кафены ябу турында карар чыгарган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: