Зәй офыклары

Зәйдә Ана көненә багышланган чаралар башланды

Зәйдә Әниләр көне уңаеннан чаралар башланды. Аның кысаларында үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге "Сөмбелә" аралашу клубы әгъзалары белән "Ана - бөек исем" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Анда әниләрнең бөеклеге, изге зат булуы кызыл җеп булып сузылып барды. Клуб әгъзалары әниләре турында хатирәләре белән уртаклашты, шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Җирле...

Зәйдә Әниләр көне уңаеннан чаралар башланды. Аның кысаларында үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге "Сөмбелә" аралашу клубы әгъзалары белән "Ана - бөек исем" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Анда әниләрнең бөеклеге, изге зат булуы кызыл җеп булып сузылып барды. Клуб әгъзалары әниләре турында хатирәләре белән уртаклашты, шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Җирле шагыйрә Халидә Садыйкованың әниләр турында язган шигырьләре күпләрдә кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: