Зәй офыклары

Зәйдә ата-аналар, педагоглар балалар турында гомумконференциядә фикер алышты

Зәйнең мәгариф идарәсе, хакимият җитәкчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында, ата-аналар конференциясе үткәрде. Анда сүз белем бирү методикасыннан тыш, балаларның психологик халәте, мәктәптә ашату мәсьәләләре дә күтәрелде. Педагогларны, ата-аналарны бигрәк тә яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышлары борчый. Бу уңайдан үсмер чор проблемалары буенча психолог Елена Цымбыл сөйләде, ул өлкәннәргә бала белән еш...

Зәйнең мәгариф идарәсе, хакимият җитәкчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында, ата-аналар конференциясе үткәрде. Анда сүз белем бирү методикасыннан тыш, балаларның психологик халәте, мәктәптә ашату мәсьәләләре дә күтәрелде. Педагогларны, ата-аналарны бигрәк тә яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышлары борчый. Бу уңайдан үсмер чор проблемалары буенча психолог Елена Цымбыл сөйләде, ул өлкәннәргә бала белән еш конфликтка керүдән сакланырга кирәклегенә басым ясады, шул ук вакытта игътибарны да киметергә ярамый дип белдерде. Конференциядә ата-аналар туклану бәясенең күпкә артуына канәгатьсезлек белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: