Зәй офыклары

Зәйдә атналык кысаларында конкурс финалы

Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында "Күкчәчәк" балалар бакчасында яктылыкны кире кайтаручы элементлар конкурсының финалы узды.

Анда катнашучылар  алдында балалар бакчасы мөдире Светлана  Иванова чыгыш ясады һәм  яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеген ассызыклады.

 Әлеге чарада әти-әниләр дә актив катнашты. Алар төрле формадагы яктылыкны кире кайтаручы элементлар ясадылар һәм аларга презентацияләр үткәрделәр.

 Соңыннан муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева, чарада катнашучыларга  рәхмәт белдереп,   юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәүче җәяүлеләр  тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: