Зәй офыклары

Зәйдә “Автобабай”ны ачыкладылар

Бүген Зәйнең ДОСААФ базасында 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе үткәрелде.

Халык телендә бу ярышны “Автобабай” дип атап йөртәләр. Бәйгедә 5 кеше катнашты. Алар – Владимир Пеньков, Михаил Метрухин, Василий Мишеев, Равил Әгъләмов һәм Анатолий Солдатенков.
-Без әлеге бәйгене махсус Халыкара өлкәннәр көне алдыннан яше 60тан узганнар арасында үткәрәбез. Районда мондый ярыш өченче мәртәбә уздырыла, - диде ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.
Башта “Автобабайлар” компьютерда онлайн режимында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә имтихан тоттылар, соңрак автомобильләрен иярләүдә ярыштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 1нче урынга Равил Әгъләмов лаек дип табылды. Владимир Пеньков – 2,  Анатолий Солдатенков – 3нче урында.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: