Зәй офыклары

Зәйдә “Автобус 14..30” яшьләр акциясе үтте

12 августтан 6 сентябрьгә кадәр “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте “Автобус 14..30” яшьләр акциясе уздыра. Республиканың барлык районнары буенча автобуста хәрәкәт итүче команда район яшьләре белән ачык дискуссияләр, бәйрәм фестивальләре оештыра, шулай ук рәсми социаль челтәрләрдә конкурслар үткәрә.

Бу көннәрдә яшьләр белән ачык очрашулар республиканың һәр районында үтә. Бүген  “Автобус 14..30”  акциясе Зәйдә булды. Аның төп максаты – яшьләр фикерләрен тыңлау, җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү.  «Энергетик» Мәдәният сараенда узган чарага шәһәр-районның   укучы һәм  эшче яшьләр вәкилләре, яшьләр хәрәкәте активистлары чакырылды.
Очрашу ачык дискуссия форматында узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, Зәй яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Лариса Федотова катнашты.
-Без бу көннәрдә 17 районда булырга өлгердек.  Без 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләр белән аралашабыз. Шуңа күрә акцияне “Автобус 14..30” дип атадык. Яшьләрне бүген хәрәкәтчән аудитория форматы кызыксындыра. Аралашу, ял итү, шулай ук ниндидер бер шөгыль белән мавыгу – һәммәсе бер урында.  Без иң элек яшьләрнең фикерен белергә телибез, шуңа да районнарга чыктык. Яшьләр белән ачыктан-ачык “галстуксыз формат”та сөйләшү, аралашырга кирәк дип саныйбыз.  Яшьләр фикерләрен өйрәнеп,  хакимиятнең яшьләр белән эшләвен  җайга салырга ярдәм итәр дип ышанабыз, – диде проект җитәкчесе, республиканың “Яшьләр хөкүмәте” рәисе Анна Абросимова.
 Сәфәр командасына керүче администраторлар ачык дискуссия һәм онлайн-сораштыру үткәрделәр, яшьләрне тыңладылар, безнең җирлектә яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында кызыксындырган сорауларны һәм тәкъдимнәрне тыңладылар. Акция белән кызыксынган кешеләр автобус маршрутын, актуаль мәгълүматны һәм конкурслар турында “Татарстан яшьләре иҗтимагый хәрәкәте” битләрендә “Инстаграм” һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә күзәтә алалар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: