Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә автогүзәлләр ярышты

“Автоледи - 2022” бәйгесе җиңүчесе исеменә Светлана Миңнеханова лаек булды

Зәйдә оста машина йөртүче гүзәл затларны ачыклау максатында 14 ел инде “Автоледи” бәйгесе уздырыла. Район ЮХИДИ бүлеге, Зәй ДОСААФ берләшмәсе, яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан автогүзәлләр бәйгесендә 9 хатын-кыз катнашты.

Конкурсның тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев һәр катнашучы белән аралашып, уңышлар теләде.
Бәйге ике этапны үз эченә алды. Беренче өлештә конкурсантлар махсус юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сынау тапшырса, соңгысында аларны машинаны фигуралы йөртү көтә иде. Ул дүрт сынау узудан гыйбарәт булды. 9 катнашучы арасында шактый тәҗрибәлеләре дә, әле күптән түгел генә машина йөртү таныклыгы алганнары да бар.
“Автогүзәл-2022” бәйгесенең җиңүчесе итеп Светлана Миңнеханова лаек булды. Ул былтыр да беренче урынны алган иде. Икенче урында - Наталья Гобәйдуллина, өченче урында Айгөл Габдрахманова калды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев